logo
Муниципальное бюджетное учреждение
Районный Дом культуры
муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан
logo

Новый год – 2017

11.01.2017

28 декабрь көнне Чакмагыш район мәдәният  йортында Яңа ел кичәсе узды. Тамашачыларга моңлы җырларга бай концерт программасы тәкъдим ителде.Залга җыелган барлык кешеләрне тәүдә Чакмагыш район мәдәният бүлеге начальнигы Р.Х.Фазлыев тәбрикләде. Кыш бабай белән Карсылу да бәйрәм күчтәнәчләрен мулдан өләште.

Ф.Бикмурзин, Э.Халиков, Н.Ашарапова, Э.Гатауллина, Г.Табишева, Г.Сәлимова, Г.Шаймиева башкаруындагы җырлар тамашачыларның күңеленә хуш килде. Балалар сәнгать мәктәбенең Э.Сәетгәрәева җитәкчелегендәге бию коллективының чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.

Концерт программасын алып барды Денис Мансуров, музыкаль яктан бизәделәр –  У.Гатауллин, Р.Бадретдинов.

Бу бәйрәмнән районыбыз халкы күтәренке кәеф, шатлык хисләре белән таралышты. Яңа ел кичәсе Чакмагыш җирендә гөрләп  үтте.

20161228200820-4 20161228200820-5

 

 

 

 

 

20161228200820-8 20161228200820-10

 

 

 

 

 

20161228200820-15 20161228200820-17

 

 

 

 

 

20161228200820-1920161228200820-20

 

 

 

 

 

 

20161228200820-22 20161228200820-27

 

 

 

 

 

20161228200820-32dsc06021