logo
Муниципальное бюджетное учреждение
Районный Дом культуры
муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан
logo

Премьера спектакля М.Шамхалова «Кайнэнэ»

09.04.2018

Халыкка дәрес, гыйбрәттер театр, 
Күңелдә сакланган дәртне уятыр. 
Театр яктылыкка, нурга илтә 
Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
Театр көлдерәдер, уйнатадыр. 
Тагын үткән гомерне уйлатадыр. 
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең 
Көләрлек булса, булмаса еларсың… 
Мөкаддәс ул, бөек ул, гади зат ул 
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул. 
(Г.Тукай). 
Эйе, театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре, ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да… Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе. 
Безнен . Калмашбаш авылында сэнгатькэ гашыйк халык яши. Мэдэният йортында уткэрелгэн мэдэни чараларга да актив хэм телэп катнаша авылдашларыбыз. Елнын елында районда традицион рэвештэ «Театр язы» фестивале утэ. Быел бу конкурска узешмэкэр театр коллективы М.Шамхаловнын «Кайнэнэ» комедиясен сэхнэгэ куйды. Театрда уйнаучылар рольлэрен яратып, чын кунел биреп уйнадылар. Рольлэрне башкардылар: кайнэнэ – Лэйлэ Загитова (укытучы), яхшы килен – Золфия Исламуратова (йорт хужабикэсе), усал килен – Рита Хазипова (китапханэче), Аяз – Ильнур Насибуллин (Калмашбаш урта мэктэбе модире), Ильдар – Ринат Шайбаков (укытучы), Хатирэ – Зэлия Аюпова (жыештыручы), Голэймэ – Лилия Юнусова (хаклы ялда). 
Тормыштан алынган куренешне тасвирлаган комедияне тамашачылар жылы кабул итте, кочле алкышлар белэн рэхмэтлэрен житкерделэр. Жюри эгъзалары да унай баһа бирде. Тамаша азагында авыл Советы авыл билэмэсе башлыгы Азат Шафигулла улы узешчэн коллективка ижади унышлар телэде. Без дэ, мэдэният хезмэткэрлэре уз чиратыбызда, авыл мэдэният йортында уткэрелгэн чараларга актив катнашкан авылдашларыбызга зур рэхмэтебезне житкерэбез.

Заведующая Калмашбашевским СДК Шарипова Р.А.