logo
Муниципальное бюджетное учреждение
Районный Дом культуры
муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан
logo

Агымдагы 2016 ел районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, иҗади коллективлары һәм аерым башкаручылар өчен аеруча уңышлы башланып, зур җиңүләр китерде.

11.04.2016

Республика күләмендә үткәрелгән  “Осталыкның юктыр чикләре” (Грани мастерства) бәйгесендә катнашып, район мәдәният йорты методик ярдәм күрсәтү кабинеты  “Мәдәни ял эшчәнлеген реклама ярдәмендә яктырту” (За рекламное сопровождение культурно – досуговой деятельности) номинациясендә, ә халык иҗаты бүенча әйдәүче методист Луиза Ишморатова “Фәнни тикшеренүче – методист – 2015 (Методист – исследователь года – 2015) номинациясендә җиңү яулады.

Мәдәният Министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” (Лучший работник культуры) конкурсында Аблай авыл мәдәният йорты мөдире Валиева Альмира Җәват кызы грант яулады.

Яңавыл шәһәрендә үткәрелгән зур чара – Башкоростан һәм Русиянең халык артисты Р.Гареев исемндәге V ачык вокалистлар конкурсында катнашып Линар Шәймөхәммәтов (Чакмагыш), өченче дәрәҗә лауреат Зинфира Зайдуллина (Иске Калмаш) дипломант булдылар, Фәрит Шәйхетдинов (Яңа Каръявды) бәйгенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Бәләбәй шәһәрендә үткән эстрада җырын башкаручыларның “Синең тавыш” (“Твой голос”) бәйгесендә Гүзәл Табишева, Нәфисә Ашарапова, Гөлнара Шәймиевалардан торган трио  II дәрәҗә Лауреат , ә ялгыз башкаручылар арасында Нәфисә Ашарапова III дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

Шушы коннәрдә Бөтенрәсәй  “Иҗатчылар һәм талантлар” (Творцы и таланты) исеме астында Стәрлетамак шәһәрендә үткән бию коллективлары бәйгесендә катнашып район мәдәният йортының “Асылъяр” халык биюләре ансамбле (җитәкчесе Э.Якупов) беренче дәрәҗә Лауреат исеменә һәм җюриның махсус призына лаек булды, биючеләрнең һәрбересе Бөтенрәсәй бәйгесенең “Творцы и таланты” медале белән бүләкләнде.