logo
Муниципальное бюджетное учреждение
Районный Дом культуры
муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан
logo

09.03.2021

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Таһир Габдрәхим улы Йосыповнын да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга Чакмагыш муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килде, котлау сүзләре белән Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Әлеге тантанада Тозлыкуш авыл җирлеге башлыгы Рамил Камил улы Валиахметов да катнашты, ветеранга изге теләкләрен ирештерде.
Сыйрышбаш авыл мәдәният йорты эшмәкәрләре һәм Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе китапханәчесе юбилярны котлап изге теләкләрен юлладылар.
Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Таһир абый илебез һәм район җитәкчеләренең котлавына зур рәхмәтләрен әйтте.
Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде ветеран.
Художественный руководитель Лукманова С.В.