logo
Муниципальное бюджетное учреждение
Районный Дом культуры
муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан
logo

19.01.2021

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәу өчен кешеләргә купме сабырлык, түземлек,  акыл, өмет,  бер-береңә зур ышаныч кирәк.
Бәхетле тигез парлар булып, бергәләп гомер йомгагын сүтүче,Иске Калмаш авылында яшәүче Ямигнур, Зарима Халиковлар һәм Яна Мортаза авылында яшәүче- Альберт,Мафруза Суховлар алтын туйларын бәйрәм итте.  Юбилярларны Иске Калмаш авыл биләмәсе башлыгы Еникеев А.А., яшьләр эше буенча белгече, авыл мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, бергә гаилә корып  яшәүләренэ 50 ел тулу уңаеннан өйләренә барып котлады. Президент В.В. Путинның , район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның котлау  открыткаларын һәм истәлекле буләкләрен тапшырды.
Хөрмәтле юбилярлар! Бер-берегезне хөрмәт итеп, аңлашып, тату, матур, авылдашларыгызны сокландырып яшәвегез  күпләргэ урнәк булып тора.
Алдагы гомерегездә еллар тыныч булып,баларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтенэ куанып,озак яшәргэ Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкатле тормыш,  бәхетле тигез картлык, ныклы сәламәтлек телибез!

Заведующий Староркалмашевским СДК Мустафина Д.Х.