logo
Муниципальное бюджетное учреждение
Районный Дом культуры
муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан
logo

“Гайфи бабай, өйлән давай” по пьесе Гульшат Зайнашевой СП Юмашевский сельсовет

13.04.2017

11 апрель көнне Юмаш авыл мәдәниәт йортында Юмаш авыл биләмәсе үзешчәннәре тарафыннан Гөлшат Зайнашеванын “Гайфи бабай, өйлән давай” исемле комедиясе сәхнәләштерелде. Эчтәлеге: сугыш ветераны Гайфи бабай карчыгы Сабира вафат булып ялгызы торып кала. Кызы Наилә атасының ике бүлмәле фатирын бер бүлмәле фатирларга алышып бүлеп ала. Атасының фатирын улына калдырырга була атасына белдерү аша бай хатыннар эзли башлый һәм аларны атасы белән таныштырырга алып килә. Ә Гайфи бабай   картлар йортындагы Зәкия исемле карчыкны үзенең мәрхүм карчыгына охшатып аның белән картлык көннәрен бергә уздырырга теләп аңа тәкъдим ясый. Кызы Наилә башта ризалык бирмәсә дә соңынан атасына каршы киләлми. Ролләрне башкаралар: Гайфи бабай –  Таһир Гайнанов, Зәкия – Ләлә Стружкова, Наилә – Люба Хисамутдинова, Рөстәм – Әхәт Салахов, Маги – Альбина Сайдякова, Мәрьям – Рәмилә Салимгареева, Суфия – Фируза Тангатарова, Саттар – Илмир Салимов. Театрны сәхнәгә куйды- Рәмилә Салимгареева, музыкалҗ яктан Венера Яковлева, Альберт Арсланов бизәде.

Заведующая  Юмашевским СДК Салимгареева Р.Х.